Әлмәт районыннан озын гомерле әбине юбилее белән котладылар

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Роза Гугорова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көне белән аны «Татнефть» һәм «Татнефтегазопереработка» профсоюзлары вәкилләре, өй бүлекчәсенең социаль хезмәткәре котлады. Юбилярга бүләкләр тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм шатлыклы көннәр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International