2 май көнне Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара уздырды. Чарада көндезге тору төркеменә йөрүче социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
«Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында республикада киртәсез мохит булдырыла, инвалидларны тернәкләндерү системасы камилләштерелә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә, шул исәптән мәгарифкә, спортка, мәдәнияткә, иҗтимагый тормышка актив керә», – дип билгеләп үтте «Опека» үзәге белгечләре.