Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина «Сәлам, спорт» авторлык программасы кысаларында психик тайпылышлары булган балалар өчен дәресләр циклы үткәрә.
«Сәлам, спорт» программасының төп максаты – спорт инвентаре һәм җиһазлары белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү. Белгеч тәрбияләнүчеләрне спортның төрле төрләре белән таныштыра. Дәресләр координацияне, вак һәм эре моториканы, хәрәкәт активлыгын үстерүгә һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән.