Быел «Мин булдыра алам! Чиксез иҗат!» фестиваль-конкурсында илнең 56 төбәгеннән катнаштылар.
Конкурска гаризаны Кайбыч районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән дүрт кеше җибәргән иде: Матвей Калаев, Наталья Платонова, Камил Эрджанов һәм Юлия Корсакова.
Юлия Корсакова фестиваль-конкурс финалына чыкты. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире белән бергә алар Казанда гала-концертта булдылар.