1 май көнне Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Марина Анисимова «Хезмәт фронты» акциясен үткәрделәр. Балалар открыткалар ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән хатлар яздылар.
Приютта тәрбияләнүчеләр белән Җиңү көне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы турында сөйләштеләр. Хатларында сугышчыларга Җиңү һәм туганнары һәм якыннары янына тизрәк кайтуларын теләделәр.
Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.