Ун елдан артык элек Югары Осланда Яз һәм Хезмәт бәйрәмен бәйрәм итү традициясе яңадан торгызылды. Быел администрация янындагы мәйданда беренчел профсоюз оешмалары көче белән концерт һәм төрле мастер-класслар оештырылды.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар өчен ике мастер-класс үткәрделәр. Чараларда балалар да, өлкәннәр дә катнаштылар. Мастер-класслар кызыклы булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бирде.