«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре бөтенроссия фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтында 26 апрельдә «Мин булдыра алам! Чиксез иҗат!» V Бөтенроссия инвалид балалар иҗаты фестиваль-конкурсының тантаналы ачылышы булды.

27 апрельдә фестиваль җиңүчеләренең гала-концерты узды. Чарада Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Гөлүсә Гарифҗанова һәм Айгөл Шакирова да катнашты. Кызлар «Музыкаль иҗат» номинациясендә призер булдылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Махсус бүләкне Гөлүсә Гарифҗановага Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тапшырды.

«Инклюзив педагогика» номинациясендә «Өмет чаткысы» үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова призер булды.

Учреждениенең музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренчә, мондый чаралар социаль-мәдәни тернәкләндерү аша балаларга ярдәм итү өчен мөһим.

Гала-концертта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Зилә Хаҗиева да катнашты. Ул «Сынлы сәнгать» номинациясендә мактаулы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International