Карау буенча ярдәмчеләр квалификацияләрен күтәрделәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

22–26 апрельдә Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәткәрләре өчен «Карау буенча ярдәмче» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программа карауга мохтаҗ инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча социаль хезмәтләрне сыйфатлы күрсәтү максатыннан, хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Курс кысаларында тыңлаучылар тарафыннан озак вакытлы карау системасының төп төшенчәләре, социаль хезмәтләр алучыларның әлеге категориясенең психологик үзенчәлекләре каралды. Шулай ук тыңлаучыларга аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарның авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде.

Укытучылар сыйфатында Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге белгечләре, «Медека» ҖЧҖ һәм Казан медицина көллияте вәкилләре чыгыш ясады.

Курсның 18 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International