Кадрлар хезмәте белгечләре өчен укыту үткәрделәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Хезмәт законнары кысаларында кадрлар эшен дөрес оештыруның мөһимлеген һәм әһәмиятен исәпкә алып, Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә 24–26 апрельдә «Социаль өлкә учреждениеләрендә кадрлар документ әйләнеше. Хезмәт законнарындагы үзгәрешләр» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздырылды. Тыңлаучылар – ведомство карамагындагы учреждениеләрдә кадрлар эшчәнлеге алып бару өчен җаваплы белгечләр.

Программаның максаты – хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү өлкәсендә хезмәт законнарында кабул ителгән үзгәрешләрне өйрәнү һәм тыңлаучыларда кадрлар документлар әйләнеше өлкәсендә һөнәри компетенцияләр формалаштыру.

Курс тәмамлангач, 36 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International