Мөслим районыннан тыл хезмәтчәненә 100 яшь тулды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә Мөслим районында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма Сөләйманова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга Мөслим район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова килде. Юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды.

Фатыйма Сөләйманова сүзләренчә, озын гомерлелек сере күп очракта туганнары һәм социаль хезмәткәр кайгыртуында. Социаль хезмәткәр Рамилә Бариева өлкән яшьтәге кешегә көн саен килеп йөри, карау буенча хезмәтләр генә күрсәтми, ә социаль-тернәкләндерү чаралары да үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International