«Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның әти-әниләре белән очраштылар

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрельдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре кысаларында «Тернәкләнү балачак белән тәмамланмый» дигән очрашу узды.

Чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, киләчәк һәм потенциаль социаль хезмәтләр алучыларның әти-әниләре катнашты. Кайбер әниләр балалары белән килән иде – иҗат остаханәсендә балалар ике сәгатьне файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр.

Аралашу барышында тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналарны кулланыла торган тернәкләндерү ысуллары һәм юнәлешләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, экскурсия үткәрделәр. Социаль-мәдәни тернәкләндерү буенча чаралар аеруча кызыксыну уятты, шул исәптән клуб эше кысаларында «Восхождение» вокаль-хореография студиясендә үткәрелгәннәре. Ике сәгатьлек очрашуның ахырында кунаклар тамашачылар сыйфатында студиянең репетиция эшендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International