«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дәрес узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә һәрвакыт синең белән» дигән танып белү дәресе узды.

Чара физкультминутка һәм бармак гимнастикасыннан башланды. Аннары балалар белән гаилә турында сөйләштеләр. Әти-әниләр «Минем гаиләм» шигырен укыды. Балалар ромашка белән уйнадылар, аның һәр таҗында алар өчен бирем язылган иде.

Яшь катнашучылар өйләрендә нинди бурычлар башкарулары, әти-әниләренә һәм әби-бабайларына ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Ата-аналар өчен дә бирем бар иде – алар гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.

Кызыклы чара «Шалкан» әкиятен бергәләп сәхнәләштерү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International