Әлмәт яшүсмерләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген «Чиста буын–2024» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балалар һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән әңгәмә узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы полиция подполковнигы Айрат Хәйруллин балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Ул балигъ булмаганнарга наркотиклар куллану өчен җәза чарасы, Россиядә наркоҗинаятьләр өчен җаваплылык төрләре, наркомания үсеше стадиясе, наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында сөйләде.

Очрашу ахырында балигъ булмаган балалар агитация материаллары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International