Спас интернат-йортында планлы гигиена укулары узды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Санитар культураны күтәрү, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше турында белем тарату максатларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалының гомуми гигиена буенча табибы Гөлназ Сатдарова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән укулар үткәрде.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендәге законнарны карадылар, белгеч санитар минимумның төп таләпләре турында сөйләде, санитар нормалар буенча киңәшләр бирде.

Социаль учреждение шәфкать туташы Наталья Кириллова билгеләп үткәнчә, һөнәри гигиена әзерлеге медицина тикшерүе узу шартларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International