17 апрельдә Татарстанның Биектау районында Компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы узды. Җиңүчеләр арасында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да бар.
Гаилә елында чемпионатта гаиләләр белән катнаштылар – берничә буын вәкилләре призлы урынны алу өчен барлык осталыкларын күрсәттеләр.
Мәсәлән, җиңүче гаилә командаларының берсе – Разия Абзалова гаиләсе. Ул үзе «Биектау хәбәрләре» газетасында журналист булып эшләгән, кызы Гөлия «Биектау ТВ» корреспонденты, ә оныгы 1 нче санлы мәктәп укучысы.
Мәдинә Исрафилова 25 елдан артык Биектау районының социаль яклау бүлегендә эшләгән. Чемпионатта алар башкарма комитетта эшләр белән идарә итүче булып эшләүче кызы Гүзәл белән катнаштылар.
Чемпионатта яхшы нәтиҗә күрсәткән тагын бер гаилә командасы – Любовь Пшеничникова, аның кызы һәм оныгы Данила.
Катнашучыларның өлкән буыны – «көмеш» волонтерлар. Ел дәвамында алар «Өмет» комплекслы үзәге базасында укыдылар. Учреждение программисты Раил Сәмигуллин пенсионерлар белән дәресләр үткәрде, аларны компьютер грамоталылыгына һәм Интернетта эшләргә өйрәтте. Шулай ук өлкән буын Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәнде.
«Бергәләшеп төрле конкурсларда катнашып, без оныклар белән мөнәсәбәтләрне ныгытабыз, алар белән аралашу өчен тагын да күбрәк уртак темалар табарга тырышабыз», – ди пенсионерлар.