Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 512 кешегә кимеп, хәзер 18229 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 706 кеше эшсез дип танылган, шуларның 367 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 46 – үз теләге белән эштән киткән.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 19 меңгә якын эшсез катлам туры килә.