«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Окоп шәме» дигән акция уздырдылар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Окоп шәме» хәйрия акциясе узды. Чара Россиядә Меценат һәм хәйрияче көненә багышланган.

Акция барышында балалар «хәйрияче» төшенчәсе белән таныштылар һәм бу мактаулы исемне кем йөртә ала, кемгә һәм ни өчен рәхмәт әйтергә кирәклеген белделәр. Шулай ук алар үзләре дә яхшылык кылучылар ролендә булдылар һәм шәмнәр өчен савытлар ясадылар.

Мондый чаралар балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итә, башка кешеләргә карата хөрмәт тәрбияли һәм игелекле эшләр башкарырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International