Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль навигатор – «Мин – кеше» уенын кулланып дәрес үткәрде. Чарада риск төркеменә керүче һәм профилактик исәптә торучы балалар катнашты.
Уен формасында яшүсмерләр ил законнары белән таныштылар, үз гамәлләрен закон күзлегеннән карадылар. Уен этапларын узганда, балигъ булмаганнар социаль тәртипнең төп принципларын аңларга, тормыш ситуациясен объектив бәяләргә һәм карарлар кабул итәргә, шулай ук үз гамәлләре өчен җаваплылык алырга өйрәнделәр.