15 марттан 30 апрельгә кадәр 2025 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү уза. Гражданнарны проектны гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм программаны планлаштырганда халыкның фикерен исәпкә алу «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның иң мөһим күрсәткечләренең берсе булып тора.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша, https://gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин.