13 апрельдә Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының «Син барысын да булдыра аласың!» проектының икенче мотивацион очрашуы узачак.
Узган ел «Син барысын да булдыра аласың!» проектының командасы Түбән Камага килгән иде инде. Чарага 200дән артык кеше килде, ул вакытта театрда чыннан да инклюзив атмосфера булдырылды.
Очрашуның беренче өлешендә Вероника Лазарева ничек синтезаторда уйнарга өйрәнгәне, куллары һәм аяклары аномалиясенә карамастан, парашют белән 4 000 метр биеклектән сикерергә карар итүе турында сөйләячәк. Чараның бу өлешен проектның партнеры Михаил Четвертаков алып барачак.
«Мөмкинлекләр шәһәре» блогы модераторлары Алексей Транцев, Ольга Лифанова һәм Дарья Сулоева блог яңалыклары белән уртаклашачаклар һәм инвалидларның социаль челтәрләрдә үзләрен ничек белдерә алулары турында сөйләячәкләр.
Очрашу Яшь тамашачы театрында (Н. В. Лемаев исемендәге мәйдан, 2 йорт) узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Алдан теркәлергә кирәк: https://proekt-ty-mozhesh-vse.timepad.ru/event/2814054/.
Барлык сораулар буенча да электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: inclusion@formula-hd.ru.