Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында быелга беренче өмә узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр учреждение территориясен чүп-чардан һәм кардан соң иске үләннән чистарттылар. Алар бик теләп эшләделәр, чөнки һәркем үз йортының территориясен чиста һәм матур итеп күрергә тели.
«Ачык һавада эш терапиясе социаль хезмәт алучылар өчен бик файдалы. Шулай итеп алар тынычланалар, командада эшләргә өйрәнәләр, үзләрен кирәкле итеп тоялар», – ди Наталья Котова.
Көннәр җылыткач, мондый өмәләр даими үткәреләчәк.