Тәтеш интернат-йортында бияләй тегәләр

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Хезмәт терапиясе – Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулы. Дәресләрнең максатлары – хәрәкәт күнекмәләрен торгызу һәм файдалы продукт булдыру.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләрен куллану буенча чираттагы дәрестә иске сөлгеләрдән махсус бияләйләр ясадылар. Эш барышында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самарина әлеге бияләйләрнең аз хәрәкәтләнүче гражданнарга гигиена хезмәтләре күрсәтүдә кулланылачагы турында сөйләде. Людмила Семина һәм Петр Шихранов үзләре биш бияләй тектеләр.

Мондый чараларның нәтиҗәсе – хезмәт эшчәнлегеңнең әһәмиятен һәм мөһимлеген тою.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International