Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Ольга Данеева һәм Марина Анисимова «Гаилә укуы өчен китап бүләк ит» акциясен үткәрделәр. Чара балаларда китапка сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Яшь укучылар акциягә бик теләп кушылдылар. Балалар тәрбиячеләр белән бергә уку өчен кызыклы китаплар сайладылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өстәл театры ярдәмендә әкият күрсәттеләр.