Игътибар үзәгендә – гаилә

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында Аксубай муниципаль районы профилактика органнары белән берлектә муниципаль социаль-тернәкләндерү комиссиясе утырышы уздырылды. «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына кергән сигнал карталарын карадылар.

Приют директоры Любовь Старшинина учреждениедә тернәкләнүче балигъ булмаганнар белән алып барылган эшләр турында сөйләде. Приютның максаты һәм бурычы – баланы туган гаиләсенә кайтару.

Утырышта өч гаилә каралды. Ата-аналар белән вакансияләр сайлап алу, эш эзләүче буларак теркәлү өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында консультация бирделәр. Алга таба алар социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Бер анага «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга тәкъдим ителде. Бер гаилә ведомствоара исәптән төшерелде.

Ахырда профилактика органнары вәкилләре өчен приют буенча экскурсия үткәрелде, комиссия әгъзаларына тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International