Татарстан белгечләре наркомания белән авыручы кешеләр белән эшне оештыру буенча тәҗрибәне өйрәнәләр

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Республика ресурс үзәге, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре Ижау шәһәрендәге Республика социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгендә булдылар. Төп максат – наркомания белән авыручы кешеләр белән эш оештыру тәҗрибәсен өйрәнү.

Удмуртия коллегалары учреждение структурасы, тернәкләндерү эшен оештыруның норматив-хокукый нигезләре турында сөйләделәр, социаль-педагогик һәм социаль-психологик технологияләр, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары белән уртаклаштылар. Шулай ук кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия үткәрделәр, тренинг фрагментларын тәкъдим иттеләр, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.

Очрашу югары дәрәҗәдә узды һәм зур практик әһәмияткә ия булды, чөнки төбәктә эшнең бу юнәлеше формалашу этабында һәм башкаларның уңай тәҗрибәсе аның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International