«Изгелек» тернәкләндерү үзәге #КешеләрКешеләрКебек инклюзив фестиваленең төбәк мәйданчыгы булды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары һәм аларның әти-әниләре өчен флюид-арт техникасында рәсем ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрелде.

Тернәкләндерү үзәге Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы кысаларында #КешеләрКешеләрКебек VIII Бөтенроссия инклюзив фестиваленең төбәк мәйданчыгы булды.

Флюид-арт – сыек акрил белән рәсем ясауның популяр заманча техникасы. Бу техникада картиналар ясау күбрәк арт-терапиягә охшаган.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International