Минзәлә интернат-йорты «Зәңгәр утны кабыз» акциясенә кушылды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, «Зәңгәр утны кабыз» акциясе уза. Акция һәркемнең аутизмлы кешеләрнең тормышына үз өлешен кертә алуын искә төшерә.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр дә әлеге акциягә кушылды. Аутизмнан интегүче кешеләр һәм аларның гаиләләре белән теләктәшлек йөзеннән хезмәткәрләр зәңгәр төстәге кием киеп һәм зәңгәр шарлар белән килделәр. Шулай ук акция кысаларында Ирина Мөслимова социаль хезмәтләр алучылар өчен әңгәмә үткәрде. Аларга үзенчәлекле балалар турында сөйләделәр һәм брошюралар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International