Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган «Зур тормышның кечкенә көндәлеге» дигән тематик чара узды.
Чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә аутизм белән авыручы балаларга карата уңай караш формалаштыру иде. Тәрбияләнүчеләр мондый балаларның үз-үзләрен тотыш үзенчәлекләре белән таныштылар, аутизм турында мәгълүмат таратуның әһәмияте турында белделәр. Балалар «Зәңгәр утны кабыз» халыкара акциясе турында фильм карадылар, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, беләзекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Мондый чаралар тирә-юньдәгеләрне үзенчәлекле балаларга хөрмәт күрсәтергә, янәшәдәгеләргә битараф булмаска, бер-берсенә толерант булырга өйрәтә.