103 ел лаеклы тормыш

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Азнакай районында яшәүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кеше бар. Аңа, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыга, 103 яшь тулды.

Гайнулла Әюпов Башкортстан Республикасында туган. 1940 елда ул армиягә алына, беренче көннәрдән үк сугышка китә. Җиңүне Берлинда каршылый. 1946 елда туган ягына кайта, өйләнә, аннары гаиләсе белән Азнакай шәһәренә күченә. Гайнулла Әюпов тормыш иптәше белән 72 ел бәхетле никахта яши. Алар кыз үстерәләр, ул аларга өч онык бүләк итә.

Гайнулла Әюпов бүген дә күтәренке кәефтә, киләчәккә оптимизм белән карый, акыл һәм рух ныклыгын югалтмый, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына шатлана.

Гайнулла Әюповка көн саен социаль хезмәткәр килә, ул аны үз кызы кебек ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International