21 мартта Чүпрәле районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында язгы көн белән төн тигезлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр бәйрәм тарихы һәм аны билгеләп үтүче халыклар белән таныштылар. Бәйрәмдә балалар төрле халык уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар.
Бәйрәм Кайбыч районында да уздырылды. Анда «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар төрле программада катнаштылар. Ашханә хезмәткәрләре барысын да тәмле ботка белән сыйладылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре биюләр, җырлар һәм сыйлар белән күңелле чара үткәрделәр.
Югары Осланның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм хөрмәтенә табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, викториналарда ярыштылар. Борынгы традиция буенча, барысы да бәйрәм пылавыннан авыз итте.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Нәүрүз – кояш һәм яз бәйрәме» фольклор бәйрәме узды. Социаль хезмәт алучылар чарада бик теләп катнаштылар.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә читтә калмады. Алар көндезге бүлек төркеме өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.