«Кама таңнары» приютының яшь артистларының матур чыгышы

2024 елның 22 марты, җомга

Ел саен Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе «Кристалл йолдызчыклар» фестиваль-конкурсын үткәрә. Конкурс балаларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм үстерүгә, талантлы яшьләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Фестивальгә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре дә чакырылган иде, чөнки күп еллар суд приставлары приютның яхшы дуслары булып торалар. Чыгыш өчен кызлар «Әни өчен чәчәкләр» халык биюен әзерләделәр.

Жюри приютның бию коллективын рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International