«Демография» милли проекты кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыру технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ул аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында сыйфатлы карауны тәэмин итүнең мөһим коралы булып тора.
Расланган план-график нигезендә модульле программа буенча укулар даими үткәрелә. 21 мартта «Карауга мохтаҗ гражданның гигиенасы һәм шәхси иминлеге» темасына чираттагы дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч караватта, ваннада (душта) мобиль булмаганны юуны ничек оештырырга, колак, борын, күз, авыз куышлыгы гигиенасын ничек сакларга икәнен җентекләп сөйләде һәм практикада күрсәтте. Шулай ук уку барышында ванна бүлмәсендә (душта) юыну өчен җиһазлар күрсәтелде.