Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләргә зур игътибар бирелә. Тернәкләндерү чаралары комплексы арасында бармак гимнастикасы һәм «Пертра» җыелмасы белән дәресләр бар.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева инсульт кичерүчеләр белән даими шөгыльләнә. «Пертра» җыелмасы белән тернәкләндерү дәресләре тирә-юнь дөньяга кызыксынуны стимуллаштыра. Бармак гимнастикасы белән даими шөгыльләнгәндә дә уңай динамика күзәтелә.
«Максатчан системалы тернәкләндерү эше яхшы нәтиҗә бирә», – дип билгеләп үтә Татьяна Стригачева.