Экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору кысаларында Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Раса дискриминациясен бетерү өчен көрәш көненә багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Дәрес башка халыкларга толерантлы мөнәсәбәт, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә, шулай ук кеше хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чарада катнашучыларның һәрберсе «Без төрле булырга туганбыз» дигән тематик буклетлар алды.