«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр табигать турында белемнәрен баеттылар

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Кичә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә табигатьне өйрәнү буенча дәрес үткәрделәр.

Балалар табигатьнең никадәр көчле булуы, табигать катаклизмнарының сәбәпләре турында уйландылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр хайваннар турында энциклопедияләр карадылар, әкәм-төкәмнәрне күзәттеләр һәм аларны ашаттылар.

Чара дидактик уеннар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International