Яшь татарстанлыларны «Геройга исемен кайтар» акциясе чараларына кушылырга чакыралар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән 15 мартта, Җиңү көне алдыннан, «Геройга исемен кайтар» Бөтенроссия акциясе яңадан старт ала. Катнашуга мәктәп укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, студентлар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре һәм битараф булмаган татарстанлылар чакырыла.

Акциядә катнашучыларны бөтен ил буенча хәрби каберлекләрне, обелискларны һәм мемориалларны тәртипкә китерергә чакыралар. Моннан тыш, быел «Геройга исемен кайтар» акциясен оештыручылар барлык мемориаль объектларны паспортлаштырырга һәм аларны отрядларга беркетергә, шулай ук мемориаль комплекслар турында мәгълүмат белән күп томлы басма әзерләргә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International