Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Социаль хезмәтләр алучыларның кул моторикасын торгызу чарасы буларак чүлмәкче остаханәсе» стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Стажировка мәйданчыгының максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында иҗатның әлеге төрен популярлаштыру, кулларның вак моторикасын торгызу һәм үстерү өчен куллану өчен Татарстанның төрле үзәкләре хезмәткәрләрен укыту.
Чарада катнашучылар балчыкның үзлекләре турында белделәр, кайбер алымнарны өйрәнделәр. Мастер-класста өч кеше катнашты.