13 мартта Минзәлә районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде. Министр урынбасары социаль өлкә учреждениеләренең эшче коллективлары белән очрашты, 2023 елда тармак эшенең нәтиҗәләрен, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасының төп тезисларын сөйләде.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгәнгә күрә, яшь татарстанлылар да сайлауларның мөһимлеген аңласын өчен, Клара Таҗетдинова сайлау участокларына гаиләләр белән барырга киңәш итте.