Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар финанс грамоталылыгы буенча чарада катнаштылар.
Чараның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тыңлаучыларга финанс мәсьәләләрендә хәбәрдарлырак булырга, мошенниклардан сакланырга ярдәм итү. Спикерлар ничек QR-код буенча түләргә, маркетплейсларда әйберләр сатып алырга икәнлеге, тиз түләүләр системасы һәм акчасыз түләүләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Чарада ун кеше катнашты. Алар барысы да кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.