Социаль контракт эштә: Министрлыкта үзмәшгульләр катнашында түгәрәк өстәл уздырдылар

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашырган татарстанлылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Үзмәшгуль гражданнар үз эшләрен уңышлы алып бару турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Искәртеп узабыз, социаль контракт технологиясе Татарстан Республикасында 2011 елдан кулланыла, ә 2021 елдан социаль контракт бөтен ил территориясендә гамәлдә.

Социаль контракт – түләү чорында гаилә керемнәрен күтәрү өчен генә түгел, ә фәкыйрьлек сәбәпләрен озак вакытлы перспективада җиңәргә мөмкинлек бирә торган социаль яклау өлкәсендә бердәнбер корал. Бу аерым гаиләне аз керемлелектән чыгару өчен «юл картасы». Акчалата түләүләр кебек традицион социаль ярдәмнән төп аермасы – гражданнарның да йөкләмәләре.

Социаль контракт төзелә торган чаралар исемлеге:

- эш эзләү;

- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару;

- гражданның авыр тормыш ситуациясен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру.

Шәхси эшмәкәрлекне яки үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 000 сум.

2023 елда Татарстанда 5 303 социаль контракт төзелгән, аларның 38 %, яки 2 021 контракт, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга.

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль контракт төзүнең яңа кагыйдәләре гамәлдә. Алар гражданнарның керемнәрен исәпкә алу тәртибенә кагыла һәм социаль контракт төзү процессын шактый гадиләштерә. Тагын бер яңалык – хәзер ШЭ оештыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару чаралары буенча социаль контрактлар төзегәндә, гариза бирүчеләр үзләренең эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен билгеләү максатыннан мәҗбүри рәвештә тест узарга тиеш.

Тестны начар узган очракта, гариза бирүчеләр эшкуарлык компетенцияләрен үстерү өчен укулар үтәргә тиеш. Уку кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларда, шул исәптән «Минем бизнес» үзәкләрендә бушлай башкарыла.

Әгәр гражданга сертификат яки укуны уңышлы узуын раслаучы башка документ бирелмәсә, социаль контракт төзүдән баш тарталар.

Бүгенге чарага шулай ук Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, район социаль яклау бүлекчәләре белгечләре чакырылган иде. Алар һәм республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре түгәрәк өстәлдә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм актуаль проблемалар буенча консультация бирделәр.

Чарада катнашучылар шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларда, шул исәптән «Минем бизнес» үзәкләрендә бушлай белем алу мөмкинлеге турында да белделәр.

Сораулардан тыш, түгәрәк өстәл барышында социаль контрактның татарстанлыларга авыр шартларны ничек хәл итәргә мөмкинлек бирүе турында күп кенә хикәяләр яңгырады. Әйтик, Казанда яшәүче, сигез яшьлек улын берүзе тәрбияләүче Ринат Нуров 2023 елның гыйнварында социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ренат Нуров үз эшен ачу өчен социаль контракт төзергә теләгән.

Дәүләттән ул 350 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Бу акчага ул корпус җиһазлары ясау өчен җиһазлар сатып ала. Җиһазларны ул үзе, үз гаражы бинасында ясый. Үз эшен ачу нәтиҗәсендә, республикада яшәүче кеше үз керемен күп тапкырлар арттырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International