Күрү сәләте буенча инвалидлар сайлауларга әзерләнә

2024 елның 12 марты, сишәмбе

12 мартта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсендә махсус трафарет ярдәмендә Россия Президенты сайлауларында бюллетеньнәр тутыру буенча мастер-класс узды. Брайль шрифты белән махсус трафарет сукыр кешенең мөстәкыйль тавыш бирүен тәэмин итә. Республика китапханәсе сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 2 767 трафарет ясаган.

Чарада Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары һәм социаль хезмәт алучылары катнашты. Катнашучыларның барысы да булачак сайлаулар турында тулы мәгълүмат алды.

Махсус трафаретларны куллану мәсьәләләре буенча китапханәгә (843) 555-70-56, 557-42-09 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International