6 мартта Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булды. Аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.
Министрның беренче урынбасары Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.