Тормышта көнкүреш күнекмәләренә ия булырга кирәк: нәрсәдер тегәргә, ямау салырга, төзәтергә. Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Тегү эше» программасы буенча дәрес узды.
Социаль эш буенча белгеч белән бергә катнашучылар кулъяулык тегәргә өйрәнделәр. Кул хезмәте дә, тегү машинасы мөмкинлекләре дә кулланылды.