Әлмәт гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтелде

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

5 мартта Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм көне узды.

Чарада адвокат Марина Зиангирова, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Дементьева, суд приставы-башкаручы Регина Сираева катнашты.

Хокукый ярдәм сорап ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагыла иде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, чишелеш юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International