«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр спорт-сәламәтләндерү чараларында катнашалар

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Олимпия стартлары» спорт-сәламәтләндерү сәгате уздырылды. Балалар спортның барлыкка килү тарихы һәм Олимпия уеннары турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Тәрбияче Виктор Лифанов спорт ярышларының ничек һәм ни өчен үткәрелүе турында сөйләде.

Балалар зур кызыксыну белән эстафеталар узды, яхшы физик күрсәткечләр, тапкырлык, үзара ярдәм күрсәттеләр. Һәр катнашучыга татлы бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International