Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белгече Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләренең практик күнекмәләрен тикшерде.
Социаль хезмәткәрләр үзләренең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе дәресләрендә алган аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучыларны карау буенча практик күнекмәләрен күрсәттеләр.