«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү дәресләре дәвам итә

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен «Балта эше остаханәсе» социаль проекты кысаларында дәресләр дәвам итә.

Балта остасы һөнәренә өйрәтү остаханәсендә чираттагы дәрестә педагог-дефектолог бүлек карамагындагыларны стамескалар белән эшләү технологияләре белән таныштырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күпләр балта эше белән таныш түгел. Әмма бу зур кызыксыну уята һәм төрле катлаулылыктагы эшләрне башкарырга өйрәнү теләген уята.

Остаханәдә эшләү үз-үзеңне хөрмәт итүне арттыра һәм үз сәләтләреңә ышанычны ныгыта, бу көндезге тору бүлегенә йөрүчеләрнең эмоциональ фонына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International