1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр, инвалидлар декадасын үткәрү чорында, Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрделәр.
Мәсәлән, «Чиста йорт» акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә инвалид социаль хезмәтләр алучыларга тәрәзәләрне юуда, йортны җыештыруда көнкүреш ярдәме күрсәттеләр.
Социаль хезмәткәрләр «көмеш» яшьтәге волонтерлар белән берлектә хезмәт алучы өчен әдәби кичә үткәрделәр. Ә инвалид социаль хезмәтләр алучы социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өчен крючок белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.