Арча районында инвалидлар декадасы иҗади фестиваль белән тәмамланды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә Арча районы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында йомгаклау концерты булды. «Мөмкинлекләр чикләнгән, сәләтләр чиксез» дип аталган фестивальдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Балалар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәттеләр. Иҗади концертта халыкара һәм район конкурслары лауреатлары катнашты. Кайбер артистлар – фестивальнең даими катнашучылары инде, ә кемдер сәхнәгә беренче тапкыр чыкты. Үзәктә тәрбияләнүчеләр җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар һәм шигырьләр укыдылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International