Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасын ачу тантанасы узды. Чараны Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үткәндә без мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына игътибар җәлеп итәбез, дип билгеләп үтте. Нэля Бикеева барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Район мәдәният сарае әзерләгән «Җан игелек белән балкып торсын» концерт программасы социаль хезмәтләр алучыларның кәефен күтәрде. Интернат-йортта яшәүчеләргә инструменталь, бию, вокаль номерлар бүләк иттеләр. Барысы да озын гомернең нигезе булган күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар.